7 декабрьдә "Туган як җәүһәрләре" район халык иҗаты фестиваленең ел саен үткәрелә торган 67нче гала-концерты булды

2023 елның 9 декабре, шимбә

7 декабрьдә "Туган як җәүһәрләре" район халык иҗаты фестиваленең ел саен үткәрелә торган 67нче гала-концерты булды.

Башкарма комитет җитәкчесе карары белән оештырылган һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы патронажы астында уза торган һәм сайлап алу турларында да, гала-концертта да тулы заллар җыя торган халык иҗатының иң яраткан грандиоз район фестивале.Иң мөһиме, безнең район күгендә яңа йолдызлар саны ел саен арта.

Ел саен фестиваль безгә яңа исемнәр ача, дуслык бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә.

Фестивальдә катнашучылар дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр: «Иң яхшы хор башкару», «Иң яхшы хореографик куелыш», «Иң яхшы мастер-класс», «Иң яхшы декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе», «Иң яхшы пролог – композиция», «Иң яхшы йола куелышы», «Музыкаль бизәү һәм аккомпаниацияләү», «Авылда мәдәниятне үстерү», « Иң яхшы вокаль ансамбль», «Иң яхшы вокал башкару», «Иң яхшы сәнгатьле уку».

Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International