Район мәдәният йортында Эвелина Пиженконың "КраШная Шапочка или Новогодний трэш» Яңа ел мюзиклы күрсәтелде

2023 елның 22 декабре, җомга

20 һәм 21 декабрьдә район мәдәният йортында Эвелина пиженконың Яңа ел мюзиклының премьерасы булды.

Мюзикл район мәдәният йорты каршындагы «Яңа караш» яшьләр театр студиясе тарафыннан тәкъдим ителә. Спектакльнең җитәкчесе, режиссеры һәм куючысы – атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаид кызы, режиссер ярдәмчесе Кәримова Тазкия Илгиз кызы.

21 декабрьдә мюзиклның соңгысы булды.

Балаларга район мәдәният йортының «Новый взгляд» яшьләр театр студиясендә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International