Чирмешән муниципаль районы башлыгының чыршы бәйрәме

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улының Яңа ел чыршысы узды.

Балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук балалар өчен Алабуга мәдәният көллияте укучылары яшь тамашачыларга тәкъдим иткән «Яңа ел бәхетен эзләүдә» дигән театр - әкият постановкасы тәкъдим ителде.

Алабуга мәдәният көллиятендә укучы Чирмешән йолдызчыклары Анна Иванова һәм Нияз Суфиянов та үз чыгышлары белән сөендерде.

Бу әкият чарасында катнашучыларның барысына да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International