Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен  чыршы бәйрәме узды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен  чыршы бәйрәме узды.

Район мәдәният йорты артистлары яшь тамашачыларга "Кышкы урмандагы хәл" исемле әкият - театр постановкасы күрсәттеләр, балаларның күңелләрен әкият геройлары, Убырлы карчык, Кикимора һәм леший, куян, аю, хәйләкәр төлке, килүче ел символы Аждаһа, һәм, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы күтәрде.

Балаларны Кыш бабай һәм Кар Кызы котлады. Чара ахырында һәр бала татлы бүләк алды.

Бу бәйрәм турында җылы хатирәләр  озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International