Кадерле сайлаучылар, якташлар, татарстанлылар!
2023 ел тарихка кереп кала. Ул илнең яңа тарихында иң авырларының берсе була. Шул ук вакытта бик мөһим! Без нык тордык: безнең сугышчылар фронтта, ә без монда! Ил икътисады күтәрелештә! Татарстан - бу күтәрелештәге локомотивларның берсе. Кешеләрнең лаеклы түләүле эше бар. Алда да авыр ел. Ләкин без бергәләп барлык авырлыкларны җиңәрбез! Мин Сезнең белән горурланам!
Һәркемгә гаилә иминлеге, ныклык һәм барлык фронтларда яңа җиңүләр телим! Без бергә!