Аномаль салкын һава торышы турында  кисәтү

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә:

Аномаль салкын һава торышын саклау турында  кисәтү.
2024 елның 10-15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24° булган аномаль-салкын һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15° түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температурасы нигездә -23..-28° тәшкил итәчәк, 11 гыйнварда урыны белән -33° кадәр, көндез максималь температура -16..-21° көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International