Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлаулар кабул итегез!
Прокуратура органнарында югары квалификацияле юристлар хезмәт итә. Алар өчен намус, гаделлек һәм шәхси батырлык тормышның төп карашлары булган һәм булып кала.
Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән, тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә казанышлар, һөнәри үсеш, алдыгызга куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.