Чирмешән районында Татарстанда яуган кар  нәтиҗәләрен бетерү буенча эш дәвам итә

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бу юнәлештәге эш район җитәкчелегенең шәхси контролендә.

Район үзәгендә Чирмешән районы коммуналь челтәрләренең алты техникасы эшли, шул исәптән  республика җитәкчелеге тапшырган яңа грейдер да.

Юлларны кардан чистартуга "Био-Агро" һәм "Черемшанагро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, нефть оешмалары, "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең махсус техникалары да кушылды.

Авыл җирлекләрендә тәүлек әйләнәсе юллар  чистартыла.

Оешма һәм учреждение хезмәткәрләре оешкан рәвештә өмәләргә чыктылар.

Кадрия Гамирова фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International