«Гайдарны бүген укыйбыз» әдәби сәгате

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Язучы А. П. Гайдарның 120 еллыгы кысаларында балалар өчен «Гайдарны
бүген укыйбыз» әдәби сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар язучының
биографиясе белән таныштылар, әдәби исемнәренең ничек барлыкка
килүен, нинди повестьлар һәм хикәяләр язганын белделәр. «Чук һәм Гек»
китабының барлыкка килү тарихы белән таныштык. А.Гайдарның «Чук һәм
гек» повестеннан өзекләр кычкырып укылды, «Чук һәм Гек» фильмыннан
өзекләр каралды. «Гайдарны бүген укыйбыз» китап күргәзмәсе белән
таныштык. Чара ахырында балаларга үзләренең игелекле эшләре һәм
гамәлләре белән уртаклашырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International