Музей хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларын истәлекле дата - Ленинград блокадасын бетерү көне белән таныштырдылар. Блокада 872 көн бара, ләкин дошман рус халкының рухын җимерә алмый. Чара ахырында балалар "Һәр вакыт булсын кояш" җырын җырладылар һәм Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәдә булдылар.