Бүген Чирмешән районы башлыгы урынбасары Гомәрова Надежда Габдерәшит кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле Надежда Габдерәшит кызы!

Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты коллективы исеменнән туган көнегез уңаеннан чын күңелдән һәм җылы котлаулар кабул итегез!

Киләчәктә дә профессиональ һәм оештыру сәләтләрегез сезгә төрле бурычларны тормышка ашыруда уңышларга ирешергә ярдәм итүен телибез. 

Кадерле кешеләрегезнең җылысы һәм мәхәббәтен тоеп яшәгез! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән, Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты коллективы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International