2024 елның 14 февралендә 11.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Николаевич Шипилов гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Сораулар алкоголь базары һәм кулланучылар базары өлкәсендә 14 февральгә кадәр 8(84396) 2-23-80 телефоны буенча кабул ителә.
Утырыш урыны: Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Совет урамы, 32 йорт, 12нче кабинет.