"Батырлык дәресе"
Туган як тарихы музеенда "Батырлык дәресе" узды.
1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары әлеге чарада бәйрәм тарихы, илебез геройлары турында белделәр. Табышмаклар чиштеләр һәм Ватанны саклаучылар турында мәкальләр белән таныштылар. Чара ахырында музей хезмәткәрләре илдә тынычлык булуын теләделәр һәм укучылар белән бергә кәгазьдән тынычлык символы – күгәрчен ясадылар.