26 февральдә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы Советының кырык беренче утырышы узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

26 февральдә район мәдәният йортында муниципаль район Советының кырык беренче утырышы узды, анда 2023 елда социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисад министры Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы катнашты.

Утырышка кадәр Мидхәт Шаһиәхмәтов республика һәм район җитәкчеләре белән бергә Утыз Имән авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.

Чарада район башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы район үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазинага районның фельдшер-акушерлык пунктлары өчен глюкометрлар сатып алуга 102 мең сумлык сертификат тапшырды. Утыз Имән авылы фельдшеры Эльмира Төхвәтуллина район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Моннан тыш, аңа, 26 еллык эш стажы булган медицина хезмәткәренә,эштә файдалануы өчен "Ларгус "автомобиле бирделәр.

Шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Иске Утямыш авыл җирлеге башлыгы Рафис Садыйрович Мингулов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Фәрит кызы Федотовага мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык хезмәте һәм республиканың финанс системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Чирмешән районының Мактаулы гражданы, финанс-бюджет палатасының элеккеге рәисе Шәүкәт Фатыйх улы Гатин Татарстан Республикасы Раисының рәхмәте белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкын социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты өлкән шәфкать туташы Гөлчирә Нурисламовна Хөснетдиновага Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен мәгариф бүлеге башлыгы Маркова Ольга Владимировна «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Финанс-бюджет палатасының финанс инспекторы Миңнегөл Разяповна Сәлманова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы боерыгы белән "Татарстан Республикасы финанс системасы органнарында намуслы нәтиҗәле хезмәте өчен" Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркеме буенча (район үзәкләреннән тыш) торак пунктларда яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм рәсмиләштерүенә Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Диплом белән Көньяк-Көнчыгыш зонада 3 нче урынны алган Ивашкино авыл җирлеге бүләкләнде.

"Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм финанс – икътисадый эшчәнлектәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Икътисад министрының район башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисап бүлеге башлыгы Лилия Шәфигулла кызы Кәримовага Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International