Чирмешән муниципаль районында, Яшьләр мәйданчыгында, Нәүрүз бәйрәмен  билгеләп үттеләр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Чирмешән муниципаль районында, Яшьләр мәйданчыгында, Нәүрүз бәйрәмен  билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йортлары белән берлектә  оештырдылар.

Бәйрәмдә катнашучылар  Нәүрүзбикә  һәм Кыш бабай белән театральләштерелгән тамаша әзерләнде. Биюләр, уеннар һәм җырлар мәйданны бәйрәм атмосферасы белән бизәде һәм тутырды.

Һәм, әлбәттә, барысына да тәмле, бәйрәм боткасы тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International