"Урманнарның канатлы дуслары" экологик сәгате

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кошлар көне кысаларында Ульяновка авыл китапханәсендә  укучылар өчен "Урманнарның канатлы дуслары" дигән экологик сәгать узды. 4 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Н. Калугина һәм китапханәче Г. Сурикова бу чараны кызыклы итеп үткәрделәр. Китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, шулай ук республикабызда яшәүче кошларның кайбер төрләре, күчеп йөрүче һәм кышлаучы кошлар, кызыл китапка кертелгән кошлар турында сөйләде. Кошларга сакчыл караш кирәклегенә җентекләбрәк тукталдылар, балалар кошларның табигатькә китергән файдасы турында сөйләделәр.

Шуннан соң укучылар «Син кошларны беләсеңме? " дигән викторинада катнашканнар. Алар викторина сорауларына җавап биреп,  безнең якларга яз көне нинди кошлар очып килүен, ә кайсылары ел әйләнәсе яшәвен искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International