1 нче Чирмешән мәктәбенең Экопатрулендә катнашучы укучылары кулланылган 47 килограмм батареяларны эшкәртүгә тапшыралар.
• Сез беләсезме, бер батарея 400 литр су яки 20 квадрат метр җирне пычрата?
• Ташланган батареяләр табигатькә зур зыян китерә, ә эшкәртелгәннәр безгә чиста цинк, марганец, тимер һәм бакыр порошогы кебек кыйммәтле ресурслар бирә.
Әйдәгез, икенчел чималны бергә җыеп, Табигатьне саклыйк 💚