«Эковесна 2024» республика конкурсының санитар-экологик икеайлыгының беренче атнасы кошларга ярдәм итүгә багышлана.
Күчмә кошлар безнең якларга кайталар һәм алар алдында "торак" мәсьәләсе туа. 5 һәм 8 сыйныф укучылары бу эштә бик актив булдылар. Мәктәп яны участогы өчен 15 сыерчык оясы ясалган, шулай ук һәр укучының канатлы дуслары өчен үз ишегалдындн сыерчык оялары бар.