2024 елның 16 апрелендә Чирмешән районында КВН "Әйдә, ШаяРТ" татар лигасы фестиваленең район этабының сайлап алу туры узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

2024 елның 16 апрелендә Чирмешән районында КВН "Әйдә, ШаяРТ" татар лигасы фестиваленең район этабының сайлап алу туры узды. Чарада барлыгы биш команда катнашты. Үзләренең феерик чыгышлары белән сәхнәгә Кармыш авылыннан «Кайнар сэт», «Бишпочмак», «Татарның каймаклары», «Бәлмәмешлер», «Чирмешән кызлары» командалары ут төртте.
"Әйдә ШаяРТ!" конкурсының район этабы" ике турда узды.
"Сәламләү" вакытында һәр команда ирекле темага юмористик миниатюралар тәкъдим итте.
"Җылыну" да командалар экранда күргән рәсемнәргә кызыклы җаваплар эзләде.

Уен нәтиҗәләре буенча, Гран-прига Кармыш авылыннан «Кайнар сэт» командасы ия булды, бу команда Казан шәһәрендә ярымфиналда Чирмешән районы данын  ясаячак.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International