Тәрәзә төбендә - бакча

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Быел Түбән Кәминкә авылы "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә тәрәзә төбендә бакча оештырдылар. Без суган утырттык, укроп, помидор һәм чәчәкләр чәчтек. Балалар бу үсентеләрне  сугарып һәм төпләрен йомшартып  үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күзәтәләр. Тәрәзә төбендәге бакча балаларда кызыксынучанлыкны  үстерергә ярдәм итә, хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International