Сугышчыларны искә алу

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кармалкада 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә  һәйкәл бар.
Мәктәп укучылары аны көзен яфраклардан, язын узган елгы үләнне һәм чүп - чарны җыялар, кышын кардан чистарталар.
Бүген дә, санитар-экологик айлык кысаларында, Түбән Кармалка мәктәбе укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән һәйкәл тирәсендәге территорияне җыештыруны оештырдылар: чүп-чар, коелган яфракларны җыеп алдылар. Шулай ук Никольский чиркәве территориясен дә тәртипкә китерделәр.
Балалар бу эшне җаваплылык хисе белән башкардылар. Димәк, киләчәктә алар үз авылларының чын геройлары турында онытмаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International