Территорияләрне төзекләндерүгә һәм җыештыруга багышланган "Экояз 2024" икеайлыгының бишенче атнасы тәмамлана. Укучылар мәктәп территориясен җыештыруда, шулай ук йорт яны участокларын төзекләндерүдә актив катнаштылар. Бүген дә укучылар һәйкәл янында, мәктәп яны участогында эшләделәр. Чисталык һәм тирә-юньдәге тәртип күңелдә шатлык тудыра.