Ел саен 9 майда илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Җиңү көнендә үз җирләрен немец-фашист илбасарларыннан азат иткән бабаларыбызның батырлыкларын искә алу гадәти хәл.
Бу вакыйга уңаеннан туган як тарихы музеенда «Бөек Җиңү!» темасына музей дәресе узды. Чарада 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан безнең герой якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.