Территорияләрне төзекләндерүгә һәм җыештыруга багышланган "Экояз 2024" икеайлыгының бишенче атнасы тәмамлана. Бәркәтә мәктәбе укучылары мәктәп территориясен җыештыруда, участокларын төзекләндерүдә актив катнашалар. Бүген дә укучылар һәйкәл янында, мәктәп яны участогында эшләделәр.