"Без тарихта эзлебезсез" VI республика фестиваленең финалы

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Казан шәһәрендәге Галиәскәр Камал исемендәге татар академия театрында Татарстан Республикасы рәисләре Рөстәм Миңнеханов катнашында "Без тарихта эзлебезсез" VI республика фестиваленең финалы узды.

Быел фестивальдә 157 гаилә катнашты.

Чирмешән районы Туймәт авылыннан Кәримовлар гаиләсе муниципаль һәм зона этапларында җиңеп, финалга үтте.

Татарстанның төрле почмакларыннан килгән алты гаилә бина холлында үзләренең шәҗәрә агачларын, шулай ук гаилә реликвияләрен һәм милли ризыкларын тәкъдим итте. Гаиләләр концерт номерлары белән сәхнәдә чыгыш ясадылар, үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Кәримовлар гаиләсе "Дөнья гаиләсе" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды.

Якташларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International