"Чиста су" акциясе

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Шешма елгасының яр буе территориясенең тиешле санитар торышын тәэмин итү максатыннан Бәркәтә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өмә үткәрде. 3,5 км озынлыктагы яр буе  чүп-чардан чистартылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Шешма елгасының яр буе зонасы узган елларга караганда күпкә матурланды. Бу халыкның экологик грамоталылыгы үсүен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International