Бәркәтә урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик тәрбия югары дәрәҗәдә оештырылган. Мәктәп һәм ата-аналар бер юнәлештә эшлиләр. Абрамовлар гаиләсе бу яктан үрнәк булып тора, 25 майда алар бөтен гаилә белән чишмәне чистарттылар!