Милли мәдәниятләрне һәм гореф – гадәтләрне саклаучы ветераннар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Туган як тарихы музеенда Чирмешән муниципаль районы ветераннарының иҗади эшләре күргәзмәсендә катнашучыларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чыгыш ясаганда, ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина  районыбызның талантларга һәм иҗади кешеләргә бай булуын билгеләп үтте. Алар бер урында тормыйлар – һәрвакыт иҗади эзләнүдә, үсештә һәм камилләшүдә. Шулай ук аларның төп бурычы – үз осталыкларын үсеп килүче буынга – балаларына, оныкларына, оныкчыкларына тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International