22 июньдә Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Җыелганнар алдында, кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән, район башлыгы урынбасары Н.Г. Гомәрова, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Д.Н. Гайнуллин чыгыш ясады.
И.А. Суворова фронтта хәбәрсез югалган дип саналган туганнарының һәлак булган урыннары турында хәбәрләр тапшырды.
Митингта катнашучылар шул коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар.