Гаилә елы кысаларында туган як тарихы музеенда "Мәхәббәтнең сүнмәс яктылыгы" темасына танып белү программасы узды.
Россиядә 8 июльдә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә, ул изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышлана.
Музейда узган чара барышында катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, кроссвордлар чиштеләр һәм "Гаилә әлифбасы"н уйлап таптылар.