Чирмешән Мемориаль үзәге тагын бер уникаль экспонат белән тулыланды. Чирмешән авылында яшәүче Ф.М. Наширванов 20 гасыр башында төшерелгән фоторәсем бүләк итте. Анда аның күмәкләштерүдә катнашкан бабасы, элеккеге чекист сурәтләнгән.
"Музейга экспонат бүләк ит" акциясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.