А.Х. Халикова исемендәге архиология институтының фәнни хезмәткәре Худяков А. В. мәдәният һәйкәлләре чикләрен паспортлаштыру мәсьәләсе буенча командасы белән туган як тарихы музеенда булып китте. Аларны 1731-1736 еллардагы Кама аръягы оборона линиясе кызыксындыра. Районда андый ныгытмалар ике: Чирмешән крепосте, ә икенчесе Шешминка авылында урнашкан.