Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 августта илебездә тантаналы датаны - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Истәлекле дата уңаеннан «Кояшлы» ял лагеренда бәйрәм чарасы узды, аны район үзәгенең мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар башкаруында патриотик пролог белән ачылды. Балаларны һәм кунакларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы котлады. Музыкаль номерлары белән Варвара Миронова, Диана Солтанова, Наталья Григорьева сөендерде. Балалар өчен мастер - класслар һәм фотозона оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International