Туган як тарихы музеенда "Музейда предметлар һәм серләр саклана" дигән танып белү сәгате узды. Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 4 класс укучылары кызыклы борынгы җиһазлар белән таныштылар, үткән заманнар дөньясына чумдылар. Музей хезмәткәрләре һәр экспонатның әһәмияте һәм тарихы турында сөйләделәр.