Бүген район мәдәният йортында "Умиление" "Ааналарны яклау үзәге"коммерцияле булмаган автоном оешмасы вице-президенты Аида Владимировна Фиогбе катнашында "Плюс один" абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында ведомствоара киңәшмә узды.
Чара күңелле мизгелләрдән башланды. Чирмешән хастаханәсе медицина хезмәткәрләре Рәхмәт грамоталары белән бүләкләнде, чарага чакырылган булачак әниләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ике коляска уйнатылды, аларны Салахова Эльвина һәм Шадрикова Алена-Мария отты.
Алга таба чара үзешчән артистлар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Концерт номерлаыр белән Захарова Вера, Селиванова Елена, Шакирова Рушания, Лазарчук Марина, Хәкимова Лилия, Җаббарова Эльвина, «Самант»вокаль ансамбле чыгыш ясады.
Чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Көн тәртибендә «Чирмешән районында гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасы каралды.