Гаилә һәр кеше тормышында иң мөһим тормыш институтының берсе санала. Ата-аналарның икесе дә балаларының балачагы бәхетле булсын өчен җаваплы.
Бөтенроссия Әтиләр көнен бәйрәм итү күркәм традиция булып санала. Әмма Россия өчен бу яшь бәйрәм, рәсми статусны ул нибары өч ел элек алган.
Әлеге бәйрәм уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре уллары һәм оныклары махсус хәрби операция зонасында булган әтиләрне котладылар. Хезмәткәрләр Мостафин Рәхмәтулла, Соловьев Алексей, Мугизов Гомәр гаиләләрендә әтиләр бәйрәме уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.