Мемориаль үзәккә «Хәтер вахтасы» эзләү отряды тапкан документлар тапшырылды. Бу документлар Бөек Ватан сугышы вакытында Смоленск өлкәсенең Сафоновск районы территориясендә һәлак булган кызылармеец Абдулла Әшрапов язмышына кагыла. Әшрапов Абдулла (Габдулла) 1902 елгы, ТАССРның Беренче Май районы Туймәт авылында туган, 1941 елның 26 августында хәрби хезмәткә алына. 80 елдан артык ул хәбәрсез югалган булып саналган. Солдатның сигез баласы калган. Тапшырылган предметлар арасында - танып белү медальоны, каска һәм хат, алар Геройның шәхесен һәм язмышын билгеләргә ярдәм иткән.