Каз каурыйыннан май канаты ясау буенча мастер-класс

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татар халкы традициясен дәвам итеп, Чирмешән китапханәсендә «Җитез куллар» түгәрәге әгъзалары белән каз каурыйыннан май канаты ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Әлфинә Батыршина әлеге уңайлы көнкүреш әйберләрен үрү серләре белән уртаклашты. Мастер-класс бик нәтиҗәле үтте. Катнашучыларның һәркайсы истәлеккә кызыклы, ә иң мөһиме экологик чиста май канаты ясады, ул силиконны алыштырачак. Эш җырлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International