Район мәдәният йортында «Бәхет турында баллада» театральләштерелгән концерты узды.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде.
Чирмешән муниципаль районы үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. "Бәхет турында баллада" бөтен кешегә уйланырга кирәк булган тормыш мәгънәсен күрсәтә. Бәхет – дөньяда, бер гаиләдә яшәү, хезмәт кую, туган җиреңдә иң якын кешеләрең-гаилә, туганнарың, дусларың һәм хезмәттәшләрең белән бергә иҗат белән шөгыльләнү ул.