Татарстан Республикасы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең 2024 елның 10 ае нәтиҗәләре турында

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Быел районда гаилә корган иң яшь кияүгә – 20, иң яшь кәләшкә 19 яшь.  Никахларын рәсмиләштерүчеләр арасында 63 яшьлек кияү белән 60 яшьлек кәләш тә бар.

Гомумән, районда никахлашучылар арасында олыгаю тенденциясе күзәтелә. Ир-атларның күпчелеге 25-34 яшьтә гаилә коруны кулай күрә, хатын-кызлар арасында 18-26 яшьтә кияүгә чыгучылар күбрәк.

-Бездә иң популяр хезмәт – никахлашуга электрон гариза бирү, - диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова. – Быел никахлашкан 36 парның 27се шуннан файдаланды. Махсус хәрби операциядә катнашучы алты якташыбызның никахын махсус, тизләтелгән тәртиптә теркәдек.

Ун айда районда 36 малайга һәм 26 кызга туу турында таныклыклар тапшырганнар.

- 2022 елдан санлы яңа проект – “Бала туу” (“Рождение ребенка”) сервисы эшли башлады. Ул баланы ЗАГС органына килмичә генә теркәү мөмкинлеген бирә, - диде Гөлназ Әюп кызы. - 2024 елда әлеге хезмәттән районның 32 яшь ата-анасы файдаланды, алар туу турында таныклыкның электрон вариантын Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша ананың шәхси кабинетыннан алды. Моның өчен әнигә бары тик бала турындагы мәгълүматны расларга, баланың әтисе белән бергә аңа исем сайларга һәм теләгән ЗАГС бүлегенә электрон рәвештә гариза җибәрергә генә кирәк.

Яңа туган сабыйларның күпчелеге - беренче (21), 17се – икенче, өченчеләр – 18, дүртенче һәм аннан соңгы балалар - 6. Күпчелек әти-әниләр 25-29 яшьтә. Соңгы елларда 35 – 39 яшьтә ата-ана булучылар саны арту күзәтелә. Быел бала тапкан иң яшь әнигә 18 яшь, иң яшь әтигә - 19. Иң олы әнигә 40, иң олы әтигә - 59 яшь.

Күпчелек әти-әни сабыйларына Рамазан, Мирослав, Ярослав, Раян, Әмир, Риана, Алинә, Ясминә, Анна, Диана кебек киң таралган исемнәр кушканнар. Сирәк кенә Али, Левон, Миран, Зиннур, Саида, Мия, Варвара, Ариана, Рада исемнәре сайлаганнар.

-Район ЗАГС бүлегендә аерылышу турында 32 акт теркәлде, - диде Гөлназ Закирова. - Шуны да әйтергә кирәк, барлык теркәлгән актлар да Чирмешән районы парларына карата түгел, безгә күрше шәһәрләрдән, районнардан да киләләр, чөнки закон гариза бирүчегә теләсә кайсы ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә хокук бирә.

2024 елда район ЗАГС бүлегендә үлем турында 238 акт теркәлгән, шуларның 131е - ир-ат, 107се - хатын-кыз.

Район ЗАГС бүлеге халыкка унике төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. 2024 елның узган ун аенда әлеге бүлектә 384 гражданлык хәле акты теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International