Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мемориаль үзәк «Буыннарның тере хәтере» рубрикасы ача.
Яңа буыннарны Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгаларыннан аерып торучы вакыт аермасы елдан-ел арта бара. Сугыш ветераннары арабыздан китә, әмма аларның балалары һәм оныклары әле исән, һәм алар яшь буынга әтиләре һәм бабалары турында күп нәрсәләр сөйли алалар. Һәм үткәнгә китеп барган Бөек Ватан сугышы тарихы, аларның сөйләгәннәре нәтиҗәсендә, җанлырак һәм якыная бара, күңелдә дә, хәтердә дә онытылмас эз калдыра.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Буыннарның тере хәтере» рубрикасы кысаларында музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы фронтовикларының язмышы турындагы тарихлары белән уртаклашачаклар.
Үз тарихларыгыз белән Вконтакте Мемориаль үзәге битендә түбәндәге сылтама буенча таныша һәм уртаклаша аласыз: https://vk.com/public217075717, һәм музей сайтында: https://memorialcenter.ru/#rec343791882.
"Безнең Чирмешән" район газетасы фотосы.