Бу чара үзара ихтирамга һәм түземлелеккә, төрле дөнья мәдәниятләренең хезмәттәшлегенә, җәмәгатьчелек игътибарын нинди дә булса проблемага җәлеп итүгә багышланган. Нигездә ул тәрбия әһәмиятенә ия һәм күп илләрдә киң таралган. Бу көнгә Үзәк балалар китапханәсендә «Толерантлык планетасы» дигән тематик әңгәмә үткәрелде, анда һәр кеше тормышында толерантлыкның әһәмияте турында фикер алыштылар. Аннары "Син толерантлык күрсәтәсеңме?" тестының сорауларына җавап биреп, балалар үзләренең толерантлык дәрәҗәсен бәяли алдылар, шулай ук толерант һәм интолерант шәхескә характеристика бирделәр. Кытайның «Бәхетле гаилә» хикәясе турында видеоролик карадылар. «Толерантлык чәчәге» конкурсында катнашты.