Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка» балалар бакчасы каршындагы күчмә әдәбият бирү пунктында булдылар һәм тәрбияләнүчеләрне татар язучыларының китаплары белән таныштырдылар. Балалар белән бергә «Түбәтәй», «Зәңгәр чәчәккә» кебек милли фольклор уеннары уйнадык, халык табышмакларын чиштек, әйтемнәрне искә төшердек. Чараны, әлбәттә, "Туган тел"җыры белән тәмамладык.