Ел саен Россиядә 3 декабрьдә — Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз. Тарих безгә бик күп геройларның исемнәрен саклап калды. Ләкин тагын бер данлыклы исем - билгесез солдат исеме бар. Бу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык исемсез геройларның символы. Чирмешән район үзәгендә Мәңгелек ут янындагы Җиңү мәйданында 3 декабрьдә 11.00 сәгатьтә. Билгесез солдат истәлегенә митинг-реквием узачак. Барлык чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын чакырабыз.