"Татарстан Республикасы триколоры"  акциясе

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне алдыннан мемориаль үзәк хезмәткәрләре "Татарстан Республикасы триколоры"  акциясе үткәрделәр. 1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслый. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Флагның төсләре шуны аңлата: яшел төс – яңарышны, ак төс - татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулыкны, ә кызыл төс халыкның яшәү энергиясен һәм көчен гәүдәләндерә. Акция барышында музей хезмәткәрләре чирмешәнлеләрне ТР триколорының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International