Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Рәхмәт сиңа, әни!"исемле чара узды.

Тантаналы чараны мәдәният йорты артистлары төрле телләрдә бишек җырларын башкарып ачтылар.

Барлык катнашучыларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Гомәрова Надежда Габдрәшит кызы мөрәҗәгать итте.

Чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котларга Түбән Кама шәһәреннән зур делегация килде. Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Рәхилә Вәлиҗан кызы Корбангалиева барлык катнашучыларны котлады.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Ивашкино авылыннан биш бала анасы Андреева Нина Ивановна "Ана даны" - "Материнская слава" медале белән бүләкләнде.

Әниләр көне алдыннан район мәдәният йорты " Дөнья әнидән башлана..." исемде фотоконкурс башлап җибәрде, анда катнашучылар әниләре яки әбиләре белән фотография җибәрергә һәм матур котлау язарга тиеш иде. Конкурс йомгаклары буенча иң күп тавышны Хөсәенов Ранэль һәм Сруртдинова Лиана җыйды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Концерт үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән дәвам итте, шулай ук Түбән Кама шәһәре артистлары иҗади номерлар белән чыгыш ясады, биюләр белән тамашачыларны хореография бүлеге укучылары сөендерде. Тантаналы чара "Һәрвакыт булсын әни!" флешмобы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International