Ел саен Россиядә 3 декабрьдә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз. Тарих безгә бик күп геройларның исемнәрен саклап калды.
3 декабрьдә мемориаль үзәк хезмәткәрләре митинг-реквием үткәрделәр. Чарага Чирмешән муниципаль районы мәктәпләре укучылары чакырылган иде. Чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән һәлак булган билгесез сугышчыларны искә алдылар.