Узган атнада «Караван-сарай» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта ярминкә узды, анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Сатудан кергән барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә юнәлдереләчәк. Һәм әлбәттә, «яхшылык өстәлендә» калдырылган күчтәнәчләр, консервлар һәм башкалар безнең егетләргә җибәреләчәк.