2024 елның 1-10 декабрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә, ул 1992 елдан бирле ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы - кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү.
Район мәдәният йорты коллективы инвалидлар декадасына багышланган "Йөрәктән йөрәккә" дигән концерт чарасы оештырды.Район мәдәният йорты артистлары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне күңелле һәм матур җырлары белән сөендерделәр.