Әхсән көне

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

20 декабрь көнне, Түбән Камада якташыбыз, бөек рәссам, сынчы Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновка багышланган “Әхсән көне” узды. Көн - рәссамыбыз Әхсән Сарим улы каберен зиярат кылудан башланды, аннан Әхсан Фәтхетдинов исемендәге музейда җыелдык. Шулай ук, фәнни-гамәли конференция кысаларында Әхсән Фәтхетдиновка багышланган фильм  хәм “Ияләр” биографик драма-эссе дә карадык. 

Мөхтәрәм кунак булып Татарстан язучылары берлеген җитәкләүче Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама мэры Рамил  Муллин, мәгариф житәкчесе Айдар Гарифуллин, социаль эшләр җитәкчесе Илдар Рамазанов һәм башка зыялылары да килделэр. Түбән Камадагы Чирмешән якташлыгы вәкилләре һәм рәисе Рәхилә Корбангалиева да читтә калмады. Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, сынчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе, Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде...
Якташыбызга булган хөрмәт хәм илтифат белэн чараны оештырган Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге театр җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм аның коллективына аерым рәхмәт әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International